Хокук бозучы ел ярым буена машинасы белән идарә итә алмаячак
Кеше һәм закон

Хокук бозучы ел ярым буена машинасы белән идарә итә алмаячак

24 гыйнвар көнне гражданин Ләесов Фирдәвис Хәбибнаҗар улына карата РФ КоАП 12.26.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

            Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Ф.Х. Ләесов административ хокук бозуда гаепле дип табыла.  Автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителә. Шулай ук хокук бозучыга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнә.


Нет комментариев