Җәмәгать хөкемдары райондашыбызны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте
Кеше һәм закон

Җәмәгать хөкемдары райондашыбызны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте

2022 елның 15 июнендә гражданин Мостаев Салават Мирякуб улына карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

               Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән гражданин С.М. Мостаев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да  6 (алты) айга мәхрүм ителде, шулай ук әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә штраф билгеләнде.


Нет комментариев