Суд утырышы каты эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән райондашның таныклыгын алды
Кеше һәм закон

Суд утырышы каты эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән райондашның таныклыгын алды

10 ноябрьдә Гыйлаҗев Мансур Рафак улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш суд районы судының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин М. Р. Гыйлаҗев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Райондашка 30 000 (утыз мең) сум күләмендәге административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.


Нет комментариев