Тагын бер кеше гомеренә битараф райондаш закон алдында җавап тотты
Кеше һәм закон

Тагын бер кеше гомеренә битараф райондаш закон алдында җавап тотты

Агымдагы елның 26 гыйнварында гражданин Хаҗиев Рөстәм Роберт улына карата РФ КоАП 12.26.1 маддәсененең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

              Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.Р. Хаҗиев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Р. Хаҗиевка 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.


Нет комментариев