Алдагы атнадан җылытачак: Температура  +21 градуска кадәр күтәрелә
Файдалы мәгълүмат

Алдагы атнадан җылытачак: Температура +21 градуска кадәр күтәрелә

Татарстан хәзер төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында- һава торышы салкын, вакыт-вакыт яңгырлар ява.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә республика дулкынлы фронт зонасында булачак. Яңгырлы һава торышы саклана. Төнлә температура +12 градуска, ә көндез +17 градуска кадәр җылы.


 

Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, Татарстанның көнчыгышында  бераз яңгыр явачак,төнлә -1 градуска кадәр суык, көндез +16 градуска кадәр җылытачак

 Якшәмбе көнне туңдырырга мөмкин. Ә менә киләсе атна башында Татарстан төньяк киңлекләр буенча хәрәкәт итүче Атлантик циклонның җылы секторына эләгәчәк. Көндез +21 градуска кадәр җылытачак.


Нет комментариев