Тузганактан үсемлекләргә файдалы ашлама әзерләргә була.
Тузганак сабакларын чәчәге белән бергә вакларга. Кычыткан кушарга була. Савытның өчтән беренә тузганак тутырырга һәм тулганчы су агызырга. Өстенә пленка каплап, тишкәләргә кирәк. 5-6 көннән әчетке әзер була. 10 л га 1 л исәбеннән кушып, үсемлекләрне тукландырырга. Җәйнең беренче яртысында 2 атна саен кулланырга ярый.
Тузганак ашламасын аеруча кыяр, ташкабак, томат, борыч,кабак ярата.
Нет комментариев