Тән пешкән урынга нәрсә сөртергә? Күпләр үсемлек мае, кремнар сөртергә ашыга.
Болай эшләргә ярамый. Май, элпә кебек каплап, «парник эффекты» ясый. Тәннең пешкән урынына кислород керми. Нәтиҗәдә, яра төзәлми җәфалаячак, ә авырту көчәячәк кенә.
Иң яхшысы — пешкән урынны краннан агып торган салкын су астына куярга. Яки — ачы сабын. Сабын авыртуны баса, пешкән урында барган кислоталы реакцияне нейтральләштерә.
Нет комментариев