САЛКЫНДА БИТЛЕК КИЯРГӘ КИРӘКМИ?
Файдалы мәгълүмат

САЛКЫНДА БИТЛЕК КИЯРГӘ КИРӘКМИ?

Табиблар кышкы суыкларда битлекне саклык белән кияргә киңәш итә.

Битлекне кеше күп булган урыннарда гына кию мәҗбүри. Башка очракта аны кияргә кирәкми, чөнки салкында битлек тиз юешләнә һәм туңа.

Мәскәүнең инфекционист табиблары фикеренчә, битлек кеше күп җыелган урында саклану максатыннан киелә. “Битлек суыктан сакламый. Шуңа күрә кеше булмаган урамнан барганда, битлек кимәгез. Салкында битлек юешләнә, ә кагыйдә буенча, юеш битлекне ташларга кирәк”, - ди табиб Елена Белова.

shahrikazan


Нет комментариев