Сак булыгыз- Бүген 20:00 сәгатьтән соң бик каты суытачак
Һава торышы

Сак булыгыз- Бүген 20:00 сәгатьтән соң бик каты суытачак

Бүген, 20 февральдә 20:00 сәгатьтән 21 февральнең 10:00 сәгатенә кадәр бик каты суыта. Аязганда һава температурасы -26 градуска кадәр төшә. Аерым районнарда һәм Казан шәһәрендә томан.

Салкын һава торышында кешеләр иминлеге техноген һәм табигать факторлары тискәре йогынты ясый.

  • Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлау куркынычы,
  • кешеләрнең угар газы белән агулануы,
  • ТКХ объектларында аварияләр, электр, су һәм газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр,
  • Электр белән тәэмин итү системаларында авария куркынычы,
  • Халык арасында туңу, өшү очраклары;
  • Авиация транспортындагы вакыйгаларга бәйле куркыныч хәлләр,
  • республика автомобиль юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләре булу куркынычы,
  • кешеләрнең һәм техниканың сулыклардагы боз астына төшеп китүе белән бәйле һәлакәтләр булырга мөмкин.

Шуңа күрә бу көннәрдә аеруча сак булу сорала, гаиләдәгеләргә, хезмәттәшләргә, күршеләргә карата игътибарлылык таләп ителә! 


Нет комментариев