Бүген көзнең икенче аен озатабыз, октябрь аеның соңгы көненә синоптиклар фаразлавынча көндез юеш кар яву дәвам итә. Явым-төшемнең бозлы яңгырга әйләнү ихтималы зур.
Урыны белән буран чыгарга мөмкин, юлларда томан һәм бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка юнәлеп тизлеге 6- 11 метр-секунда, хәтта 15 метр-секундка җитә ала.
Көндез һава температурасы җылыта, кайбер районнарда 8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Юлларда көчле бозлавык. Автомобиль иярләүчеләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә бозлавыкта сак булырга чакырабыз. Аякларыгызга тайгалакта шумый торган аяк киемнәре киегез. Үзегезне һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз!
Нет комментариев