Томанлы көннәр дәвам итә, иртәгә 13 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Томанлы көннәр дәвам итә, иртәгә 13 градуска кадәр җылытачак

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе бүген, 31 октябрь кичендә, шулай ук иртәгә, 1 ноябрь төнендә һәм көндезен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәген хәбәр итте.

Төнлә белән температура минус 1, урыны белән плүс 3 градус булачак. Көндезен тагы да җылытачак.

Көнчыгыш районнарда 5-10 градус җылы көтелә. Республиканың кайбер районнарында терекөмеш баганасы +13 градуска кадәр менәчәк, ди синоптиклар. 

Юлай Низаев фотосы


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    2000елнын беренче ноябре салкын жилле тундырган иде,2006елнын беренче ноябре янгырлы пычырак кон булып минем якыннарымны алып китте