Төнлә көньяк һәм көнчыгыш районнарда кырау көтелә
Һава торышы

Төнлә көньяк һәм көнчыгыш районнарда кырау көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре Татарстанның кайбер районнарында һава торышының начарлануы турында кисәтте.

 

Аерым алганда, синоптиклар 17 май җомгасына каршы төндә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында туфракта һәм һавада 0..-2 градуска кадәр кырау көтелә дип кисәтә.

 


Нет комментариев