Республикада яңгырлар явачак, температура төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге
Бу ялларда Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә. Республикада яңгырлар явачак, температура төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә, 5 октябрьдә, төнлә 0 дән +5 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта температура -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне бераз яңгырлар һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Төнлә +5 тән +10 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта +3 тән -2 градуска кадәр, көндез температура 19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Якшәмбе төнлә урыны белән яңадан бераз яңгыр явачак, әмма көндез явым-төшем кимиячәк. Караңгы вакытта синоптиклар +4тән +9 градуска кадәр, ә көндез 12-17 градустан артык булмас дип фаразлый.
Нет комментариев