Бүген, сезне көн дәвамында сайтыбызда оештырылган «Әтиемә таянам мин, Әти- илнең сакчысы!» конкурсы катнашучылары белән таныштырып барырбыз. Ә сез, үз чиратыгызда рәхәтләнеп ошаган, күңелегезгә хуш килгәне өчен тавыш бирерсез. Пучы авылыннан 7 яшьлек бәйгечебез Алмаз Заһертдинов әтисе Айгиз хакында бик җылы эчтәлекле, горурлык хисләре белән язылган шигырь белән фотоны юллаган. Фотосурәте дә бит, әнә нинди күркәм - гаиләләре белән!
Чираттагы конкурсантыбыз өчен дә тавышыгызны әле сылтама аша кереп бирә аласыз: рәхим итегез
Ә без исә Алмазга һәм әтисенә уңышлар телибез, дуслар!
Нет комментариев