Кыш бабай- Бул син онлайн-парым!
Бәйге, конкурслар

Кыш бабай- Бул син онлайн-парым!

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә килгән шигырьләр белән танышабыз. Ошаган иҗат эшләренә сайттагы "Бәйге-конкурслар" сәхифәсенә кереп лайклар куярга онытмагыз!

"Кыш бабайга хат язам"

 

Хат башы, яз каршы

Син исәнме, Кыш бабай?

Мин әле бу, Кар Кызы

Капчыгыңны чиш давай.

 

QR - кодың булмагач,

Бер үзем генә йөрдем.

Вакцина да ясатмадың,

Ниләр эшлим соң, түздем.

 

Бүгеннән шулай килешик,

Бул син онлайн парым.

Күчтәнәчне күп җибәр,

Чирне күмсен карларың.


Нет комментариев