Хөрмәтле "Әни кирәк!" бәйгесендә катнашучы дусларыбыз!
Бәйгегә Әниләр көне алдыннан йомгак ясалды. Комиссия тарафыннан конкурс эшләренә гадел бәя бирелде: җиңүчеләр бәйге нигезләмәсе буенча лайклар саныннан чыгып билгеләнде.
Алдан вәгъдә иткәнчә, барлык катнашучыларга сертификатлар электрон рәвештә җибәреләчәк. Моның өчен "Актаныш-информ"ның ВК челтәренә исем, фамилиягезне һәм язган шигырегезнең атамасын күрсәтеп хат юллагыз.
Алда иҗади дусларыбыз өчен тагы да бәйгеләр оештырачакбыз. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Нет комментариев