Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Туган көнеңә Коръән ашы уздырырга ярыймы?» дигән сорауга җавап биргән.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Туган көнеңә Коръән ашы уздырырга ярыймы?» дигән сорауга җавап биргән.
«Әлбәттә, бу — нур өстенә нур. Туган көнебезне тагын ничек үткәрик? Бүләк көтәбез. Җәмәгать, безнең туган көнебез — ул әти-әниебезнең бәйрәме.
Без шушы көнне Коръән ашы уздырыйк, әти-әниләребезгә рәхмәт әйтик. «Мине таптыгыз, үстердегез, тәрбия бирдегез. Сезгә бик зур рәхмәт», — диик. Алар инде булмаса, алар өчен дога кылыйк. Туган көнне Коръән ашы итеп уздырыйк», — ди хәзрәт.
Нет комментариев