«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстан Республикасында уздырылган барлык чараларда көтелгән кунак.
Актаныш һәм Мөслим районнарында уздырылган «Uen fest» фестиваленең дә бу көннәрдә уртасында кайнады ул.

8 сентябрьдә ансамбль артистлары Мөслимдәге “Курай” паркында татар халык җырларын, биюләрен башкардылар.
Шулай ук җыелган тамашачыны да тик торгызмадылар. Милли уеннарны искә төшереп, мастер-класслар күрсәттеләр.
Шушындый ук кичке күңел ачу чарасы 9 сентябрь көнне Актанышта район мәдәният сарае каршында узды.

Республикакүләм “Uen fest”ны үткәрүнең максаты- онытылган милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект.

Комментарии
Без имени
0
0
Рэхмэт бик зур! Безнен хезмэткэ югары бэя биргэнегез очен рэхмэт