«Ак инеш» бию ансамбле-»Республика байлыгы!»
Мәдәни Актаныш

«Ак инеш» бию ансамбле-»Республика байлыгы!»

«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» хореография ансамбле «Созвездие- Йолдызлык» телевизион фестивалендә Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус бүләгенә лаек булды.

 «Ак инеш» хореография ансамбленә «Достояние республики- Республика байлыгы» дипломы ташырылды. 

Искәртеп үтәбез, Пирамидада узган «Созвездие- Йолдызлык» телевизион фестивале гала концертында  «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче  «Ак инеш» хореография ансамбле беренче урынны яулады. Афәрин, яшьләребез!


Нет комментариев