Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ялкын» театр коллективы «Ният» төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль-конкурсында катнашты.
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ялкын» театр коллективы Г.В. Кашапованың «Урланган хыяллар» әсәре сәхнәләштереп «Ният» төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде. 
Яшь артистларыбызны, җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызын, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызын котлыйбыз.
Киләчәктә дә матур җиңүләр телибез!

Нет комментариев