Актаныш районының яшь артистлары «Сәйяр» республика конкурсында җиңүчеләр рәтендә
Мәдәни Актаныш

Актаныш районының яшь артистлары «Сәйяр» республика конкурсында җиңүчеләр рәтендә

Бүген республика башкаласында «Сәйяр»республика театр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Чакырылган коллективлар арасында Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең театр студияләре дә бар иде.
Яшь артистлар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Татар-Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбе төрле номинацияләрдә өч призлы урын яулады.  2 санлы мәктәп укучылары конкурсның лауреатлары исеменә лаек булдылар. Иҗат коллективларын әлеге зур казанышлары белән котлыйбыз! Илһам, яңа иҗади җиңүләр һәм театр өлкәсендә алга таба уңышлар телибез!


Нет комментариев