Иске Сәфәр халык театры быелгы сезонга комедия әзерләгән. Бәйрәм көннәрендә премьераны авыл халкына тәкъдим иткәннәр. "Яшел эшләпә" комедиясенең авторы- Гамир Насрый.
"Тамашачыларга җылы каршы алганнары өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ошарлык итеп җиткерә алган булсак, без бик шат!",-дип язалар Иске Сәфәр мәдәният йортының инстаграм аккаунтында оештыручылар.
Спектакльне караган авылдашлар да җавапсыз калмаган. Тамашачылар бары хуплау һәм рәхмәт сүзләрен генә җиткергәннәр:
-
-
Молодцы, булдырдыгыз, уңышлар сезгә, Лэйсэн просто ?
-
??? Афәрин! Бик яхшы булды, рәхмәт! ❤️?
-
Булдырдыгыз, молодцы?
Драманы да жиренә житкереп уйныйсыз, комедияны халыкка житкерү авырырак, ә сезне тамашачы бер сулышта карап, яратып кабул итте?Молодцы ???
-
Иске Сәфәр халык театры Актаныш тамашачысына әлеге спектакльне 11 март көнне күрсәтәчәк.
Нет комментариев