Актанышның 4 балалар бакчасы тәрбиячеләре, техник хезмәткәрләр Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" комедиясен сәхнәләштерде.
Район оешма-предприятиеләренең театр айлыгын 4 балалар бакчасы коллективы ачып җибәрде.
Кичке тамашаны карарга килүчеләр педагогларның уенын алкышларга күмде.
Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов тәрбиячеләр коллективына рәхмәт белдерде.
Театр айлыгын 7 апрель көнне 7 санлы балалар бакчасы дәвам итәчәк.
Нет комментариев