Пучы артистлары Югары Яхшый авылына "Дуслык күпере"н сузды
Мәдәни Актаныш

Пучы артистлары Югары Яхшый авылына "Дуслык күпере"н сузды

Пучы мәдәният йорты коллективы авылдашларын гына түгел, күрше-тирәдәге авылларга да мәдәни хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертте.

        Күптән түгел Пучы артистлары Югары Яхшый авылына килеп "Дуслык күпере" концертын тәкъдим итте. 

        Пучы мәдәният йорты җитәкчесе Ильгина Нуретдинова бу хакта: "Концерт бик эчтэлекле, бик җылы атмосфера белән барды, яхшыйлылар бик якын кабул иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл җирлеге сәркатибенә, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына бик зур рәхмәт!",-дип хәбәр итте. 


Нет комментариев