21 февраль көнне район мәдәният сараенда Әнәк авылы үзешчән театры коллективы Х. Ибраһимның "Ялгыз тәкәрлек" драмасын күрсәтте.
Әти-әниләренең ялгышы балаларының язмышын һәлакәткә илтә. Әнәк артистлары бу язмышны тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп ачып бирде.
Алдагы спектакль Зөбәер халык театрыныкы. Зөбәерлеләр Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" әсәрен тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев