Районыбызда оешма-предприятиеләр арасында театр айлыгы дәвам итә.
Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучы-тәрбиячеләре тамашачыларга "Хушлашырга ашыкма" спектаклен тәкъдим итте. 2 пәрдәле лирик комедияне Ләйсән Әминова иҗат иткән. Укытучының бу беренче генә иҗат җимеше түгел. Бусын ул нәкъ менә коллегалары өчен, театр айлыгына атап язган.
Укытучылар сәхнәләштергән әсәрне тамашачылар, ата-аналар, укучылар яратып кабул итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева коллективны бүгенге уңышлары белән тәбрикләде, бердәм булып шундый тәрбияви эчтәлектәге сәхнә хезмәте күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев