Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов җитәкчелегендәге районыбыз гармунчылары җәй көне авылларыбызны гармун көйләренә күмеп бер ямьләсәләр, Татарстан Республикасының туган көнендә талантлы Актанышны татар дөньясына таныттылар.
- Казанда уза торган “Уйнагыз, гармуннар!”да катнаша башлавыма 7 ел. Район гармунчылары белән өч ел рәттән чыгыш ясадык.
Быел инде “Баламишкин” гармунчылар ансамбле булып бардык. Төп сәхнәдә- Галиәсгар Камал исемендәге академия театры янындагы сәхнәдә фонограммасыз-нисез, фәкать кулдагы гармуннарда гына татар халык көйләрен башкардык.
Казан халкы бик яратты үзебезне, “Сез бит актанышлар! Бөтен талантлы кеше сездә туа!”дип безне үсендереп, фотога төшүчеләр күп булды,- ди ансамбль җитәкчесе Илдус абый.

Нет комментариев