ЯХШЫЙДА:Нәүрүз мөбарәкбад!
Мәдәни Актаныш

ЯХШЫЙДА:Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз - мөселман халкының Яңа ел бәйрәме буларак билгеле.

                  Бу көнне һәркем изге эшләр кыла, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлылык белән гүзәл бәйрәм. Яхшый җирлеге халкы да җыелышып фольклорыбызга тотрыклы мәдәни чара үткәрде, күңел ачты. 

 

                  Барлык булган моң-зар, проблемалар үткән елда калуын теләде. Дәртле биюләр һәм җырлар, самавырда кайнатылган хуш исле чәйләр, телне йотарлык тәбикмәк һәм коймаклар белән мул сыйлы табыннар булды.

    Дилбәр Әхәтова хәбәре.

 


Нет комментариев