XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә, якташыбыз, режиссер Алмаз Нургалиевның "Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә җиңү яулаган "Җиде утрау арасында" фильмын тиздән актанышлылар да күрә алачак.
Өшәр авылында гомер кичереп, бакыйлыкка күчкән Габдулла картның тормышына, авылларның киләчәге, халык язмышына багышланган фильм 21 апрель көнне, 19:00 сәг. район мәдәният сараенда тәкъдим ителәчәк.
https://youtu.be/VE9pO7JF4_k
Нет комментариев