Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатта район Әтиләр советының чираттагы утырышында катнашты.
Шулай ук биредә укучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр.
-Советның эшчәнлеге бүгенге көндә бик мөһим һәм әһәмияте зур. Әти кешенең дөрес тәрбиясен тоеп үскән бала беркайчан да начар юлга басмый.
Ә проектларга килгәндә инде, бу башлангычларны дәвам итеп, тагын да тулыландырып җибәрергә кирәк,- диде Ленар Рафак улы.
Нет комментариев