«Алтынчәч” тә “Яшь мастер” чемпионаты
Мәгариф яңалыклары

«Алтынчәч” тә “Яшь мастер” чемпионаты

12 нче март көнне “Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре “Яшь мастер” Төбәкара чемпионатының Республика этабында катнашып, “Программалаштыру”, «Ресторан сервисы», «Маляр-декоратор», “3-D дизайн” компетенцияләрендә көч сынашкан иде.

 

 

Менә бүген нәтиҗәләр дә билгеле булды:  

- “Программалаштыру” компетенциясендэ   -  Муртазин Әмин   һәм  Шарипянов Марсель – 3 нче урын;

- "Ресторан сервисы" компетенциясендә-  Давлетов Искәндәр “Иң оста өстәл декоры” номинациясендә, "Маляр-декоратор" компетенциясендә   Газиева Гузәл   “Төсләр патшабикәсе” номинациясендә, “3D-дизайн» компетенциясендә Закирзянов Раяз “ Иң чиста эшләүче “ номинациясендә җиңүчеләр булдылар. 

Балалар чемпионатта русча чыгыш ясап, биремнәрне зур җаваплылык тоеп, чын осталарча башкарып чыктылар. Без нәниләребезнең уңышлары белән чиксез горурланабыз.Әлбәттә балаларның уңышлы чыгыш ясавының нигезендә әти-әниләрнең, гаиләнең дә зур тырышлыгы ята. Балаларны, аларның әти-әниләрен, балаларны чемпионатка әзерләгән тәрбиячеләребез  остаз –экспертлар Галимова Рима Николай кызын,  Басырова Нурия Муллаян кызын, Шайхулова Әминә Галимәрдән кызын, Мухаметшина Инзилә Рәсим кызын һәм техник- экспертлар Насыйрова Гузәлия Рәмис кызын, Фатхулова Гүзәл Айдар кызын, Асылова Дилбәр Мөдәрис кызын, Нуриахметова Айгөл Фәндүс кызын  зур җиңүләре белән котлыйбыз, аларга  алга таба да зур уңышлар телибез.

 

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    1

    0

    Молодцы