Җәмгыять белемен иң яхшы үзләштерүчеләр Тата Суыксуында, кадет һәм Актанышның беренче мәктәбендә укый
Мәгариф яңалыклары

Җәмгыять белемен иң яхшы үзләштерүчеләр Тата Суыксуында, кадет һәм Актанышның беренче мәктәбендә укый

Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында җәмгыять белеме фәненнән Татар Суыксуы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мингазов Динар (укытучысы Латыйпова Зөлфирә Хикмәтелгаян кызы), Кадет мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Баев Вадим (укытучысы Авзалов Радислав Алексович), Актаныш 1нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Закирова Азалия (укытучысы Могътазирова Резеда Зиннур кызы) призер булдылар.

 Укучыларны, укытучыларны, Татар Суыксуы мәктәбе, кадет, 1 мәктәп коллективларын, Татар Суыксуы мәктәбе җитәкчесе Фидан Фирдәвис улын, кадет мәктәбе җитәкчесе Илсур Индус улын, 1 нче мәктәп җитәкчесе Резеда Тимергази кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз


Нет комментариев