Ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар
Мәгариф яңалыклары

Ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү.

Бүген, 25 март көнне Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия "Ата-аналар өчен бердәм дәүләт имтиханнарын бирү" акциясе уткәрелде.

Биредә 11 класс укучыларының ата-аналары, район башлыгы урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы, мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Голназа Дәүрән кызы Имамразыева катнашты.


Нет комментариев