«Балачак ул - үзе матур җыр! »
Мәгариф яңалыклары

«Балачак ул - үзе матур җыр! »

2024 нче ел - Гаилә елы кысаларында, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы нәниләре катнашында чара узды.

19 нчы февраль көнне Такталачык авылы мәдәният йортында , 2024 нче ел - Гаилә елы кысаларында, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы нәниләре катнашында әзерләнгән "Балачак ул - үзе матур җыр! " дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.    Чара барышында мәктәп директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улы мәктәп һәм ата-аналарның бердәм  эшчәнлегенә, әлеге бердәмлекнең уңай нәтиҗәләренә тукталды; мәктәп тормышында актив катнашкан гаиләләрне билгеләп үтте, рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең муниципаль этабында 3 урын алган ата-аналар комитеты командасына мәктәп дирекциясенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Укучыларның, балалар бакчасы нәниләренең, укытучыларның чыгышлары тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гайсина Лилия.


"Актаныш-информ"

Нет комментариев