Бүген район балалар бакчалары мөдирләре өчен «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова катнашуында киңәшмә үтте.
Көн тәртибендә балалар бакчаларында санитар таләпләрнең үтәлеше, уен бүлмәләренең санитар торышы кебек мәсьәләләр каралды.
Балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге хакында сүз барганда мәсьәләнең вак булмавы ассызыкланды.

Бу хакта район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Лилия Хисмәтуллина хәбәр итте.
Нет комментариев