БЕЗГӘ ЯМАЛЫДАН ЯЗАЛАР: Күңелле чара булды
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯМАЛЫДАН ЯЗАЛАР: Күңелле чара булды

Татар Ямалысы балалар бакчасында бик матур "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесе узды.


                  Ярышка балаларның әти-әниләре килгән иде.

Спорт бәйгесе күңелле ярышлар, кызыклы сораулар, берсеннән-берсе мавыктыргычрак уеннар белән үрелеп барды.


               Гаиләләр ике командага бүленеп көч сынашты.

Сабыйлар әти-әниләренә матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, дәртле биюләр күрсәттеләр.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


Нет комментариев