Районыбыз мөгаллимнәренә район Башлыгы Ленар Зарипов Россия, Татарстан хөкүмәтенең, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Укытучыларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар теләде.
Чарада төрле һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган мөгаллимнәр дә хөрмәтләнде.
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программасын да яратып тамаша кылдылар.
Нет комментариев