12 ноябрьдә кадет интернат-мәктәбе укучылары Cаба районының Иске Икшермә авылында узган “Алга - 2022” дип аталган хәрби-спорт уенының республикакүләм этабында катнашып, 15 кадет мәктәпләре арасында егетләр командасы II урын, кызлар III урын алдылар.
Кадетлар дипломнарга, кубокка, егетләр 2-шәр мең, кызлар 3-мең акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Д.М., физик әзерлек буенча инструктор Мөхәммәтов М.З., Актаныш кадет интернат-мәктәбе коллективының өлеше зур.

Үз туган мәктәпләре өчен, көчләрен кызганмыйча, ярышта катнашкан барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Директорның информатизация буенча урынбасары Маликов И.Ф.
Нет комментариев