Олимпиадада 117 укучы катнашты.
11 декабрь көнне Актанышта инглиз теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелде. Бу олимпиадада 117 укучы катнашты.
Бүген исә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә олимпиада җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләрен район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева тапшырды.
Нет комментариев