Кеше тәрбияләргә: Районыбыз педагоглары һөнәри осталык бәйгесендә көчләрен сыный
Мәгариф яңалыклары

Кеше тәрбияләргә: Районыбыз педагоглары һөнәри осталык бәйгесендә көчләрен сыный

Бүген Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсларына старт бирелде.

          Конкурс 8 көн дәвамында "Кеше тәрбияләргә" исеме астында 4 номинациядә: тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, сыйныф житәкчеләре, педагог-психологлар һәм "Йөрәгемне балаларга бирәм" исеме астында өстәмә белем бирү педагоглары арасында узачак. Һөнәри осталык конкурслары коллегалар арасында тәҗрибә таратуның үтемле чарасы. Барлык конкурсантларга уңышлар телибез!


Нет комментариев