Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы идарәче кадрларны сайлап алу һәм резервка кертү өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
Кадрлар исемлеге:
мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органы җитәкчесе;
гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе;
урта һөнәри белем бирү оешмасы җитәкчесе.
Гаризалар һәм документлар кабул итү 2022 елның 3-17 маена кадәр дәвам итә.
Кандидатны сынау 2022 елның 23 маеннан 31 маена кадәр «Татарстан Республикасының электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасында (edu.tatar.ru) үтәчәк.
Кандидатларны кадрлар резервына кертү турындагы комиссия карары 1-5 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм «Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» дәүләт автономияле учреждениесенең рәсми сайтларында урнаштырылачак.
Нет комментариев