Инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.
Биредә гуманитар гимназия укучылары Харисова Гүзәл, Шакирова Лиана, Маликова Азалия, Галиәхмәтов Раян, Камильянова Динара, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Миргалимов Ленар, Имамов Хәйдәр призер булдылар. Укытучылары- Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы, Гыймранова Сания Мөдәрис кызы, Темел Румия Данис кызы, Фәхразиева Илина Хавил кызы, Закирова Айзирәк Илдус кызы. Укучыларны, укытучыларны гуманитар гимназия җитәкчесе Хәева-Хамитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Маликова Резеда Тимергази кызын зур җиңүләре белэн котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Район мәгариф идарәсе
Нет комментариев