Такталачык мәктәбе укучысы English Art Festival зона конкурс-фестивалендә бүләкләнде
Мәгариф яңалыклары

Такталачык мәктәбе укучысы English Art Festival зона конкурс-фестивалендә бүләкләнде

Минзәлә муниципаль районының мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган English Art Festival зональ конкурс-фестиваленең сайлап алу турын үтеп, Гала-концертка Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Шагалиева Зилия чакыру алды.

         Зилия гала-концертта уңышлы чыгыш ясады, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Гайсина Лилия Фәниловна.
Уңышлар телибез!


Нет комментариев