Бүген, 16 августта, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының мәгариф идарәләре башлыкларына яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Соңгы тапкыр муниципаль районнарның мәгариф идарәләре ихтыяҗлары өчен LADA Largus автомобильләре 2017 елда сатып алынган. Интенсив эксплуатацияләү аркасында әлеге автомобильләр шактый тузган, аларның күбесен исәптән төшәрергә вакыт җиткән. Еш ватылулар аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы да арта.
Бүген муниципалитетларның мәгариф идарәсе башлыкларына 49 яңа LADA Vesta седан автомобиленең ачкычлары тапшырылды.

-Бүген Актанышка яңа машинада кайтачакбыз. Республика җитәкчелегенә, безнең министрлыкка зур рәхмәт, - дип җавап бирде котлауларга телефон аша Актаныш районы мәгариф бүлеге башлыгы Раниза Шакирова.
Нет комментариев