Туган тел аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру- Такталачыкта татар  теле укытучыларының    район семинары узды
Мәгариф яңалыклары

Туган тел аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру- Такталачыкта татар теле укытучыларының район семинары узды

12 март көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында туган тел аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру ” темасына татар теле укытучыларының район семинары үткәрелде.

Эшлекле чара барышында укытучылар тарафыннан ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Районыбыз укытучыларына музей эшчәнлеге һәм күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ата-аналар, укучылар, укытучылар белән берлектә, класстан тыш чара оештырылды. Семинар методик киңәшмә белән тәмамланды.


Нет комментариев