30 градуска кадәр салкыннар көтелә
Общество

30 градуска кадәр салкыннар көтелә

30 декабрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бераз кар яварга мөмкин һәм аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән төбәкнең кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Һава температурасы -23 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда -30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Көндез һава температурасы -8... -13 градус, ә көнчыгыш районнарда -18 градус булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булачак дип кисәтә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан, уртача тизлектә исәчәк.


Нет комментариев