Водолазлар ир-егетнең гәүдәсен дүрт сәгать эзләгәч кенә табалар.
Әлки районы Юхмачы авылыннан ерак түгел кичә фаҗига була- 49 яшьлек ир-ат суда батып үлә.
Ир-ат сыйныфташлар очрашуыннан соң Кече Чирмешән елгасында су керә. Ул озак кына чыкмаганга дуслары борчыла башлый, тиз арада коткаручыларны фаҗига булган урынга чакыралар.
МЧС хезмәткәрләре 4 сәгать эзләгәннән соң гына, кичке алты сәгатьтә (18.00) , 3 метр тирәнлектән гәүдәне таба алган.
Нет комментариев