Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район тарихында тирән эз калдырган җитәкчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады
Общество

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район тарихында тирән эз калдырган җитәкчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады

Бу көннәрдә өлкәннәребез тагы да игътибар үзәгендә.

1 октябрьдә игълан ителгән Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбыз оешма-предприятиеләре, хуҗалыклар лаеклы ялдагы ветераннарны бәйрәм белән котлап чәй табыны янында сый-хөрмәт оештыра, өйләренә барып күчтәнәч-бүләкләр тапшыра.

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов күркәм үрнәк- өлге күрсәтеп район тарихында тирән эз калдырган җитәкче- ветераннарны тәбрик итте.

Сау-сәламәт булып, балалар-оныклар кадерендә, күңел тынычлыгы белән озын-озак яшәргә язсын Сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез!


Нет комментариев