22 апрель көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Тантаналы чарада Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы да катнашты.
3 сәгать дәвамында барган зур концертта Татарстанның барлык районнарыннан килгән иң-иңнәр чыгыш ясады. Актанышлылар сәхнәнең төп бизәге булды дисәк тә арттыру булмас.
Яшь җырчы-сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова 2 урынга
, "Ак инеш" бию ансамбле төп бүләккә – Гран-Прига лаек булды.

Егет-кызларыбызны, җитәкчеләре Лилия Фәтхуллинаны, вокал буенча остаз Сирина Исламованы ихластан котлыйбыз!
Актаныш районы мәгълүмат үзәге
Нет комментариев