Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Общество

Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Җәйге сезонга старт бирүче әлеге эстафетада мәктәп укучылары бик теләп катнашты.


Бүген, 4 май  көнне, Актанышта җәйге спорт сезонын ачу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды.

Күркәм традициягә әверелгән әлеге чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты.

Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру. 
 


Нет комментариев